Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре шәхси эшмәкәр Н.К. Мөбарәкованың «Ләйлә» азык-төлек кибетендә сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен укыту семинары уздырды.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган товарларны сату кагыйдәләре.
Сатучылар игътибарын азык-төлек саклау, товар күршелеге, тиешле температураны саклау, азык-төлек һәм хуҗалык товарларының яраклылык срокларын үтәүгә юнәлттеләр. Эшкуарларның бурычлары турында закон таләпләрен аңлаттылар, визуаль һәм уңайлы формада оешманың кулланучылар почмагы һәм эш режимы булу, товарлар һәм хезмәтләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү зарурлыгы турында мәгълүмат җиткерелде.