Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Арча районында шәхси эшмәкәр Г. К. Галиуллина сәүдә объектында Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законнарын аңлатып семинар үткәрделәр.
Әлеге чараны үткәргәндә сатучыларның ачыклыгын һәм игелекле булуын билгеләп үтү мөһим. Сатучылар кулланучылар белән низаглы хәлләрне җайга салу, шулай ук хокукый кыр һәм гамәлдәге норматив-хокукый актлар кысаларында килеп туган мәсьәләләрне хәл итү белән кызыксына.
Тиешсез һәм тиешле сыйфатлы товарларны алыштыруның һәм кире кайтаруның конкрет очраклары, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, товарга экспертиза үткәрү сроклары һ.б. каралды.
Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының нормалары һәм 31.12.2020 елның 2463 номерлы ваклап сату - алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар таратылды.