Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы М.Горький исемендәге Зеленорощинск гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате үткәрде. Очрашу кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон, ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре хакында фикер алышуга багышланган иде. Бу тема балаларга яхшы таныш, чөнки бу мәктәпнең битараф булмаган укытучылары Зилә Хәмзина һәм Гөлфия Сәетгалиева ярдәмендә 8-11 сыйныф укучылары Кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен үткәрелә торган республика Олимпиадасында катнаша.
Очрашу барышында товарны ваклап сату-алу килешүе буенча сатуның дистанцион ысулы булганда сату кагыйдәләре пунктлары каралды, түбәндәге мәсьәләләр тикшерелде:
- товар сатуның дистанцион ысулы нәрсәне аңлата;
- ачык оферта килешүе нәрсә ул;
- дистанцион сәүдәнең кимчелекләре һәм өстенлекләре;
- сыйфатлы товарны кире кайтару сроклары;
- дистанцион ысул белән сыйфатсыз товар сатып алганда дәгъваны ничек язарга.
Лекция ахырында тестлаштыру этабын узган укытучыларга һәм укучыларга «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы логотибы белән канцтоварлар таратылды.