2023 елның 06 февралендә Арча шәһәре Башкарма комитетының административ бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аңлату чарасы үткәрде. Әлеге чара район халкының куллану грамоталылыгын һәм үз-үзен яклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән иде.
Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар белән бирелгән хокукларны гамәлгә ашыру механизмнары аңлатылды, шул исәптән сатып алынган товарда яисә сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәндә дә. Мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен файдалы киңәшләр бирелде.
Белемнәрне тирәнәйтү өчен кулланучылар өчен файдалы белешмәлекләр, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм сәүдә кагыйдәләре таратылды.