Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең бер барында тиешле кагыйдәләрне бозып алкогольле продукция сату фактын ачыклады, аерым алганда: 30 литр җиләк - җимеш сидры «Пина Колада», 30 литр «Ореховый эль», 30 литр «Голубая лагуна», 30 литр «Шампань» тиешле документлардан башка сатылган. 120,0 литр күләмендә барлык алкогольле продукция сатудан алынды.
Материалны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырдылар. Документарга тикшерү үткәрелә.
Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАП 14.43 статьясының 2 өлешендә каралган.