«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы үзенең эшчәнлеген һәм яшәеш сәләтен раслый

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы белгече белән берлектә, Зәй муниципаль районының Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Кулланучылар белеме. Кулланучы хокуклары» дигән темага укучылар белән семинар уздырдылар. Чара барышында түбәндәге бурычлар хәл ителде: укучыларны «закон», «хокук», «бурычлар» төшенчәләре, РФ Гражданнар кодексы белән таныштыру; укучыларның кулланучының төп хокуклары һәм бурычлары турында белемнәрен гомумиләштерү; сатып алучының да, сатучының да, җитештерүченең дә җаваплылыгына игътибар итү.

Профилактик әңгәмә укучылар өчен үтемле формада узды, балалар ишеткән мәгълүмат турында актив фикер алыштылар һәм нәтиҗә ясадылар.

1992 елның 7 февралендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы кабул ителә. Менә 31 ел инде Россия Федерациясе Законы көн саен үз эшчәнлеген һәм яшәүгә сәләтлелеген практикада раслый. Барлык кулланучыларны да бу көн белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International