Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмәлек
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә ярымысланган “Краковская” колбасасына кулланучылар дегустациясе булып узды
2013 елның 1 августы, пәнҗешәмбе
2013 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә ярымысланган колбасаларга кулланучылар дегустациясе уздырылды. Аксым чыганагы буларак, ит ризыклары россиялеләрнең куллану кәрҗинендә аерым урын алып тора. Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында ит һәм ит ризыкларын еллык куллану күләме җан башына 70 кг чамасы туры килә. 2013 елның 1 нче яртыеллыгында, “Татарстанстат” мәгълүматларына караганда, 14 мең тоннадан артыграк ит һәм субпродуктлар (узган елның шушы ук чорындагыга караганда 2,2 тапкырга күбрәк); 11 мең тоннадан күбрәк колбаса (2012 елның 1 нче яртыеллыгындагы белән чагыштырганда 4,9 процентка күбрәк) җитештерелгән. Дегустация “2013-2015 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыру чаралары планын үтәү кысаларында үткәрелде. Дегустацияне үткәрү максаты “Краковская” ярымысланган колбаса сыйфатын һәм сәламәтлеккә куркынычсызлыгын бәяләү, иң яхшы җитештерүчене ачыклау, килеп чыккан нәтиҗәләр турында кулланучыларга җиткерү иде. Дегустацияне оештыручылар халыкны сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен зыянлы булмаган продукция белән тәэмин итүдәге проблемаларны ачыклауны, бу өлкәдәге хәлләрне яхшырту өчен җитештерүчеләр һәм сатучыларның тырышлыкларын берләштерүне үзләре алдына бурыч итеп куйды.
Дегустациядә Татарстан Республикасында эшләп чыгарылган, шулай ук башка төбәкләрдән китерелгән төрле җитештерүчеләрнең 10 ярымысланган колбаса үрнәгенең сыйфаты бәяләнде.
Дегустация үткәргәнче, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре әзерлек эшләре башкарды: республикада сатыла торган ярымысланган колбасаларның ассортиментына һәм бәяләренә мониторинг ясады; колбасаларның куллану үзенчәлекләрен, шул исәптән сыйфатын һәм составын өйрәнде; колбасаның ниндиләренә өстенлек бирүләрен ачыклау максатыннан чыгып, халык арасында сорашып-белешү уздырды; продукция үрнәкләрен сатып алып, аларны лаборатория шартларында тикшерүгә җибәрде; “халык” дегустациясе оештырды (аның барышында гади кулланучылар үзләренә ошаган үрнәкләрне яклап тавыш бирде). Анкета ысулы белән үткәрелгән халыкны сорашып-белешүдә Татарстанда яшәүче 1350 дән артыграк кеше катнашты. Сорашып-белешүдә катнашкан гражданнарның 80 процентка якынының колбаса ризыклары сатып алуы ачыкланды. Теге яки бу төрен сатып алганда, аларның күпчелегенең иң элек колбасаның тәменә игътибар итүе беленде. Кулланучылар дегустациясенең башлангыч этабы 2013 елның 26 июлендә Казан шәһәренең “Эдельвейс” супермаркетында сатып алучылар арасында үткәрелде. “Краковская” ярымысланган колбасаның 10 үрнәгенә “халык” дегустациясе сатып алучылар арасында зур кызыксыну тудырды. “Краковская”ның шул ук үрнәкләре 2013 елның 31 июлендә инде җитештерүчеләр, сәүдә оешмалары, азык-төлек лабораторияләре вәкилләре һәм ит продукциясе буенча экспертлар катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең компетентлы комиссиясе тарафыннан бәяләнде. Дегустация үткәрү барышында контроль-күзәтчелек органнары, ит продукциясе җитештерүчеләр вәкилләре игътибарына “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ аккредитацияләнгән лабораториясе тапшырган лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре җиткерелде.
Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча
физик-химик күрсәткечләр ягыннан норматив документлар таләпләренең үтәлмәве, җитештерүдә контрольлекнең тиешенчә булмавы, шулай ук продукциянең куллану үзенчәлекләре һәм составы ягыннан кулланучыларга дөрес булмаган мәгълүмат бирелүе турында сөйләүче җитешсезлекләр ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләр арасыннан иң җитдие – су микъдары өлешенең тиешенчә булмавы: шуның аркасында ризыкның яраклылык вакыты кими, ярымысланган колбасаның сыйфаты начарая. “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗ аккредитацияләнгән лабораториясе тапшырган лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1. “Агротэк” ит комбинаты” ҖЧҖ җитештергән ярымысланган колбаса: Саратов өлкәсе, Энгельс районы. Тайпылышлар: суның масса өлеше 52,7+0,7 (норма буенча 43 тән артмаска тиеш).
2. “Казан ит комбинаты” ААҖ җитештергән ярымысланган колбаса Казан ш. Тайпылышлар: суның масса өлеше 44,0+0,7 (норма буенча 43 тән артмаска тиеш).
3. “Йошкар-Ола ит комбинаты” ЯАҖ җитештергән ярымысланган колбаса. Марий Эл Республикасы, Йошкар-Ола ш. Тайпылышлар: суның масса өлеше 50,0+0,7 (норма буенча 43 тән артмаска тиеш); аксымның масса өлеше 10,5+0,6 (норма буенча 14 тән ким булмаска тиеш); колбаса составында мөһим өлешне тәшкил итә торган аксым микъдарының ким булуы чималның иң кыйммәтле өлешен – итне колбасага нормадан кимрәк салуны аңлата.
4. “Чаллы ите” ҖЧҖ җитештергән ярымысланган колбаса, ТР, Тукай районы. Тайпылышлар: суның масса өлеше 45,2+0,7 (норма буенча 43 тән артмаска тиеш).
5. “Сыйфат фабрикасы” ҖЧҖ җитештергән ярымысланган колбаса, Самара өлкәсе, Тольятти ш. ТУ буенча (таләпләре йомшаграк: әйтик, су микъдары ГОСТ күрсәткеченнән 17 процентка артыграк, аксым микъдары кимрәк, май микъдары күбрәк булырга мөмкин) җитештерелә. Үрнәк барлык таләпләргә туры килә. Гәрчә, зурдан кубып сөйләгәндә, кулланучыны алдау бу. Чөнки колбасаның атамасы – “Краковская” (традиционная), бәясе дә – ГОСТ буенча җитештерелгән колбасаларныкы кебек.
6. “АгроИнвест” ЯАҖ җитештергән ярымысланган колбаса, Волгоград ш. Тайпылышлар: суның масса өлеше 54,4+0,7 (норма буенча 43 тән артмаска тиеш).
7. ХЭ Феоктистов А.Л. җитештергән ярымысланган колбаса, Түбән Новгород ш., ГОСТ 16351-86 – юкка чыгарылган ГОСТ буенча җитештерелгән. Тайпылышлар: суның масса өлеше 51,1+0,7 (норма буенча 42 дән артмаска тиеш), майның, аксымның масса өлеше нормага салынмый; этикеткасында игълан ителмәсә дә, составында консервант – натрий нитриты ачыкланган.
8. “Алабуга ит комбинаты” ААҖ җитештергән ярымысланган колбаса, Алабуга районы. Тайпылышлар: суның масса өлеше 47,4+0,7 (норма буенча 43 тән артмаска тиеш).
9. ХЭ Мотыйгуллин Р.М. җитештергән ярымысланган колбаса, Мамадыш ш. Тайпылышлар: суның масса өлеше 44,9+0,7 (норма буенча 43 тән артмаска тиеш).
10. “Митэк” ИК ҖЧҖ җитештергән ярымысланган колбаса, Саратов өлкәсе. Тайпылышлар: суның масса өлеше 49,6+0,7 (норма буенча 43 тән артмаска тиеш, аксымның масса өлеше 12,7+0,6 (норма буенча 14 тән ким булмаска тиеш.
Дегустация комиссиясенең тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Краковская” ярымысланган колбасалар рейтингы түбәндәгечә килеп чыкты:
1 урын – “Краковская” колбасасы “Чаллы ите” ҖЧҖ, ТР, Тукай районы, Комсомолец б. – 12,13 балл;
2 урын – “Краковская” колбасасы ХЭ Мотыйгуллин Р.М. Мамадыш ш. – 11,85 балл;
3 урын – “Краковская” колбасасы “Телячьи нежности” ХЭ Феоктистов А.Л. Түбән Новгород ш. – 11,74 балл;
4 урын – “Краковская” колбасасы “Дым Дымыч” “МК “АГРОТЭК” ҖЧҖ, Саратов өлкәсе, Энгельс районы, Генеральское авылы – 10,93 балл;
5 урын – “Краковская” колбасасы Традиционная “Сыйфат фабрикасы” производство компаниясе” ҖЧҖ, Самара өлкәсе, Тольятти шәһәре – 10,93 балл;
6 урын – “Краковская” колбасасы “Филеево” “Митэк ит комбинаты” ҖЧҖ, Саратов өлкәсе, Энгельс ш. – 10,91 балл;
7 урын – “Краковская” колбасасы “Алабуга ит комбинаты” ААҖ, Алабуга районы – 10,24 балл;
8 урын – “Краковская” колбасасы “Йошкар-Ола ит комбинаты” ЯАҖ, Марий Эл Республикасы, Йошкар-Ола ш. – 9,91 балл;
9 урын – “Краковская” колбасасы “Казан ит комбинаты” ААҖ
– 8,22 балл;
10 урын – “Краковская” колбасасы “Царь продукт” “Агро Инвест” ЯАҖ, Волгоград ш. – 7,87 балл.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2025 ел
Автомобиль сатып алганда көчләп тагылган хезмәтләрдән ничек качарга?
Автомобиль сатып алучыларга түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк: - Өстәмә хезмәтләр (техник ярдәм сертификатлары, бәйсез гарантияләр, сервис карталары һ.б.) еш кына сатучы ташламаларыннан кыйммәтрәк була. - Өстәмә хезмәтләр бәясе, бурыч йөкләмәләрен арттырып, кредитка кушыла. - Автосалоннар кайвакыт ташламалар турында килешүне рәсмиләштергәннән соң ук өстәмә килешү имзаларга тәкъдим итә.
Кулланучылар өчен консультация үткәрелде
Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклау максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Алексеевск бистәсендәге «Пятерочка» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле оештырдылар.
Теләче районының Олы Нырсы авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр
Теләче муниципаль районының Олы Нырсы авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү узды. Алкоголь продукциясен сату, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Сатып алучы әлифбасы: пар белән үтүкләү приборын сайлау буенча киңәшләр
Белгечләр уңайлы булган пар белән үтүкләү приборын сайлау буенча киңәшләр бирделәр: - Максаты: предметны кием өчен генә түгел, өйне чистарту өчен дә кулланырга мөмкин — йомшак җиһазларны, обойларны, плитка җөйләрен һәм шкаф фасадларын эшкәртергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз