Теләче районы КФҮнә килүчеләргә кулланучылар хокуклары турында сөйләделәр

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

2023 елның 08 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында консультация пунктында кабул итү үткәрде.

Чара барышында кулланучылар законнары нигезләре, дәгъва бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) сроклары бозылган очракта гамәлләр тәртибе һ. б. аңлатылды.

Чараны уздыруның төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белемнәрен арттыру.

Чара вакытында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат булган «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International