КФҮгә килүчеләр консультация алды

2023 елның 10 феврале, җомга

Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, килүчеләргә консультация биреп күчмә чара үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре һәм Әтнә районы КФҮ филиалына килүчеләр катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре гражданнарга куллану законнары нигезләрен, дәгъва бирү тәртибен һәм аларны карау срокларын, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару тәртибен аңлаттылар. Шулай ук чара барышында әңгәмә вакытында барлыкка килгән сораулар буенча консультацияләр бирелде.

Чара дәвамында гражданнарның игътибарын товарларның куркынычсызлыгы, сыйфаты һәм файдалы булуын танып белергә, шулай ук акыллы куллану принципларын яхшырак аңлау юнәлешенә җәлеп иттеләр. Кулланучылар өчен үтемле урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематик буклетлар урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International