Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Радужный» сәүдә үзәгендә хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар өчен профилактик чара үткәрделәр. Белгечләр сәүдә нокталары җитәкчеләре һәм сатучылары белән аралаштылар, анда гамәлдәге законнарны аңлаттылар һәм кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга җавап бирделәр. Шәһәрнең сәүдә үзәгенә һәм микрорайонына килүчеләр өчен «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы санын, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати белешмәлек һәм буклетлар тарату буенча акция үткәрелде. Микрорайонда яшәүчеләр акциядә актив катнаштылар, кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алу мөмкинлегенә ия булдылар һәм Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» эше турында белделәр.