Белгечләр Мамадыш муниципаль районында

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәренең 4 нче урта мәктәбендә булдылар.

Анда 9-10 сыйныф укучылары белән очрашу булды. Очрашуның максаты: укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада үткәрү, укучылар арасында әлеге олимпиадага карата кызыксынуны арттыру һәм аның чикләрен киңәйтү турында хәбәр итү.

Мәктәп укучылары арасында ел саен үткәрелә торган республика олимпиадасы, «Кулланучы хокукларын яклау турында», «Кулланучылар белемнәре нигезләре турында» законны белүгә, үсеш ала, быел, 2023 елда олимпиада инде 11 тапкыр узачак.

Укучыларның бу Олимпиадага карата кызыксынуы елдан - ел арта, ел саен катнашуга гариза бирүчеләр саны да арта, 2022 елда анда катнашуга теркәлгән укучылар саны 8198гә җитте.

Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп төшенчәләре һәм статьялары, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары, олимпиада үткәрү кагыйдәләре һәм формасы турында сөйләделәр, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелгән олимпиадаларның нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Әңгәмә барышында кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар, укучылар үзләренең сорауларына белгечләрнең квалификацияле җавапларын алдылар.

Шулай ук мөстәкыйль өйрәнү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан бастырылган буклетлар, брошюралар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм «Кулланучылар хокукларын яклау» буенча олимпиадада катнашучыларның эссе җыентыклары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International