Шәхси эшмәкәр Мәхмүдова Ф. (Әтнә районы) сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләре нормаларын һәм нигезләмәләрен аңлатып өйрәтү семинары уздырылды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече үткәрде.
Кулланучыларга сатучы турында тулы мәгълүмат бирү, кулланучылар өчен мәгълүмат почмагын рәсмиләштерү, продуктларның яраклылык срокларына, саклау температурасы режимын кайгыртуга, сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру зарурлыгына басым ясалды.
Чара ахырында сатучыга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында мәгълүматны үз эченә алган басма продукция тапшырылды.