Профилактик визитлар үткәрелде

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Кулланучылар базарында һәм алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, «Балкыш» ҖЧҖ һәм шәхси эшмәкәр Касыймов Р.Р. сәүдә объектларында профилактик визитлар үткәрелде.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, аерым алганда: «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның төп моментлары аңлатылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре нигезләмәләренә аңлатмалар бирелде.

Чара вакытында мәгълүмати буклетлар таратылды. Сәүдә оешмалары җитәкчеләре һәм сатучылары әлеге чараны уздырган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләренә зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International