2023 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендә гражданнарны күчмә кабул итү уздырды.
Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның куллану белемен арттыру, гражданнарга дәүләт һәм иҗтимагый кулланучылар хокукларын яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүмат бирү.
Чара ахырында кулланучы өчен мәгълүмат тупланган буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары таратылды.