2023 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районы Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин катнашында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы законга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
Күчмә кабул итүләрнең төп максаты булып гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм әлеге территориядә өстенлек итүче иң проблемалы мәсьәләләрне ачыклау тора.
Сәүдә-сервис челтәрләрендә продукцияне сату өлкәсендә еш очрый торган хокук бозулар тикшерелде. Сәүдә учреждениеләре бәяләрне дөрес рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар бирделәр, техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кергән товарның сроклары һәм кире кайтарылу мөмкинлеге белән кызыксындылар. Халыкка «Халык контроле» порталын куллану мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр.
Авыл җирлеге территориясендә 3 кибет сатучыларына кулланучыларга кадәр кирәкле мәгълүматны дөрес һәм уңайлы итеп бирү мәсьәләләре буенча консультация үткәрелде. Республика продукциясен сату күләмнәрен арттыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Чаралар кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тарату белән үрелеп барды.