Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Тукай, Минзәлә, Менделеевск, Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш районнары һәм Яр Чаллы шәһәре карамагындагы муниципаль берәмлекләрнең 8-11 сыйныф укучылары белән тематик очрашулар үткәрә.
Агымдагы елның февраль аенда Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Борды урта мәктәбендә 9-10 сыйныф укучылары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән очрашу булып узды.
Очрашуның максаты: олимпиада горизонтларын киңәйтү, укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасын үткәрү турында хәбәр итү, бу өлкәдә белемнәрне популярлаштыру, укучыларның «Кулланучы хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законын тирәнтен өйрәнүгә мотивациясен арттыру һәм норматив - хокукый актлар буенча белемнәрне тормышта куллана белүгә өйрәтү. Укучыларга ел саен үткәрелә торган «Кулланучы хокукларын яклау турында»гы республика олимпиадасы быел инде 11 мәртәбә үтәчәге турында сөйләделәр. Укучыларның әлеге олимпиадага карата кызыксынуы елдан - ел арта, ел саен катнашуга гариза бирүчеләр саны арта, 2022 елда Татарстан Республикасы буенча теркәлгән укучыларның гомуми саны 8198 кешегә җитте.
2022 елда Тукай муниципаль районында 63 катнашучы гариза биргән. Беренчел турлар нәтиҗәләре буенча йомгаклау турына Тукай районының өч катнашучысы узды, бер укучы «Кулланучылар грамоталылыгын өйрәнүдәге уңышлары өчен» номинациясендә призер булды.
Очрашуда катнашучыларның барысына да мөстәкыйль өйрәнү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан бастырылган буклетлар, брошюралар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм «Кулланучылар хокукларын яклау» буенча олимпиадада катнашучыларның эссе җыентыклары тәкъдим ителде.