Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә районының сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законына аңлатма биреп укыту семинары үткәрде.
Семинар кысаларында товарларны тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны алыштыруның һәм кире кайтаруның конкрет очраклары, кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, товарга экспертиза үткәрү сроклары һәм башкалар каралды.
Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының нормалары һәм 31.12.2020 елның 2463 номерлы ваклап сату - алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру дөреслеге турында мәгълүмат бирелде.
Очрашу барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга буклетлар тәкъдим иттеләр һәм территориаль органның визиткаларын тараттылар.