Спас районы КФҮдә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрелде

2023 елның 17 феврале, җомга

Спас районы КФҮ ДБУдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Чара вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатылды, кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.

Кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Гражданнарның кызыксынуы артуны исәпкә алып, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 статьясы нормасын (товарларны сатуның дистанцион ысулы) җентекләп аңлаттылар: кулланучылар товарны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң – җиде көн эчендә тиешле сыйфатлы товарны кире кайтарырга хокуклы. Товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турындагы мәгълүмат кулланучыга язмача тапшырылмаган булса, кулланучы товар тапшырылганнан соң өч ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы.

Чара барышында кулланучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International