Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре «Апрель» даруханәсендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле үткәрделәр.
Даруханәгә килүчеләргә закон нигезендә товарны аның сыйфатына карап кире кайтаруның билгеле бер кагыйдәләре булуы турында мәгълүмат җиткерделәр. Өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен товарлар (металл, резина, текстиль һәм башка материаллардан эшләнгән санитария һәм гигиена әйберләре, медицина эшләнмәләре, авыз гигиенасы чаралары, күзлек линзалары, балаларны карау предметлары), азык-төлек булмаган дару препаратлары, алмашып булмый торган товарлар исемлегенә керә. Әмма әгәр фармацевт кулланучыга даруны ялгыш сатса, соңыннан кулланучы таләбе буенча сатып алу бәясен исәпләп товарны алыштырырга тиеш. Сыйфатсыз даруларга килгәндә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы нигезендә, кулланучы күренгән яки яшерен кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга хокуклы.
Дару препаратларының кимчелекләре түбәндәгеләрне аңлата:
- даруларның яраклылык срогы чыккан;
- маркировкалау җитешсезлеге бар (серия һәм яраклылык срогы күрсәтелмәгән, төрүдә һәм препаратта яраклылык сроклары туры килми);
- даруны куллану буенча инструкция юк яки башка препараттан, даруның тасвирламасы инструкциядә реаль төсе, исе, төрү формасы, дозасы, зурлыгы, формасы туры килми;
- препаратны төрү җитешсезлеге бар (бөкесе, капкачы, тартмасы ватык, һава тыгызлыгы юк һ.б.).
Кулланучылар белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның башка нормаларын да карадылар, барлык сорауларга җавап бирделәр.