Актаныш авылы сәүдә үзәгендә сатып алучылар белән очрашу уздырылды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан Актаныш авылының «Изге Ай» сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре көнкүреш техникасы кибетенә килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрде. Сатып алучылар белән очрашуда техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучының хокуклары аңлатылды һәм товарны алмаштырганда һәм кире кайтарганда аларның хокукларын яклауга, товарга экспертиза ясау вакыты һәм кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү срокларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм башка басма материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International