Дәүләт контроле кысаларында профилактик визит үткәрелде

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

2022 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә карата тикшерү чараларын, шул исәптән тикшерүләрен үткәрүне тыю билгеләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең планлы тикшерүләренә мораторий аерым искәрмәләрдән тыш 2023 елга да озайтыла. "Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында" 31.07.2020 елның  248-ФЗ номерлы Федераль законы белән контрольлек итүче органнар үткәрә ала торган профилактик чаралар билгеләнде. Мондый чаралар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре шөгыльләнә торган профилактик визит та бар.

Чирмешән муниципаль районында Түбән Кама территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре районның сәүдә объектларының берсендә профилактик визит үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, профилактик визит тәмамлангач, белгеч беркетмә төземи һәм бернинди штрафлар да билгеләми. Мондый визитның төп бурычы - гамәлдәге законнарны бозу куркынычын ачыклауда, бетерүдә һәм булдырмауда ярдәм итү.

Шуңа күрә профилактик визит барышында алынган тәкъдимнәрне игътибарга алырга кирәк. Шулай ук сәүдә вәкилләре дәүләт органы хезмәткәренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International