Гражданнарга товарлар сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирделәр

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Нурлат шәһәренең «Находка» кибетендә консультация өстәле оештырды. Сатып алучылар Кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алу мөмкинлегенә ия булдылар. Өлкән яшьтәге кешеләргә телефон мошенниклары турында мәгълүмат җиткерүгә зур игътибар бирелә. Чөнки бу юнәлештә җинаятьчелек көн саен арта бара.

Катнашучыларның барысына да куллану мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати буклетлар таратылды: «Сыйфатлы товарны алмаштыру һәм кире кайтару хокукы», «Түләүле медицина хезмәтләре күрсәткәндә кулланучы хокуклары», «Кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары» һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International