Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Рәфыйкова А. Р. (Балтач районы) өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырды.

Кибеттә сатучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләре һәм «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, озак файдаланудагы товарлар исемлеген раслау турында» 2463 номерлы РФ Хөкүмәте карары таләпләре аңлатылды. Моннан тыш, мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу буенча консультацияләр бирелде, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру дөреслеге турында мәгълүмат бирелде. Сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуына төп басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International