«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече ТР, Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы 11а, адресы буенча урнашкан «Магнит» кибетендә буклетлар тарату буенча акция үткәрде, чараның максаты - халыкның куллану грамоталылыгын арттыру.
Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре, законнарда үзгәрешләр турында аңлатылды.