Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан шәхси эшмәкәр И.М. Мөбарәков һәм Кукмара районы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы «Намус Плюс» ҖЧҖ сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды.
«Кулланучы почмагында» тиешле документлар булу, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру дөреслеге турында мәгълүмат бирелде. Сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуына төп басым ясалды.
Чара барышында сәүдә челтәренә китерелә торган азык-төлек товарларының сыйфат сораулары, социаль әһәмиятле товарлар төркемнәренә тәкъдим ителә торган бәяләр һәм өстәмә хаклар турындагы сораулар каралды. Сатыла торган продукциянең яраклылык сроклары, алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе турында мәгълүмат бирелде.