2023 елның 27 февралендә Алабуга муниципаль районы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы, 10нчы сыйныф укучылары һәм педагогик составы өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елдагы РФ Законына багышланган сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Чарада катнашучылар кулланучы һәм сатучы (башкаручы, җитештерүче), товарның җитешсезлеге һәм куркынычсызлыгы кебек төшенчәләр белән таныштылар. Балалар уен формасында үзләренең логик сәләтләрен кулланучылар лингвистикасыннан ребусларны фаразлауда куллана алдылар, виртуаль рәвештә кулланучылар хокукларын яклау белгечләре ролендә булдылар һәм кулланучы белән сатучы (башкаручы, җитештерүче) арасында килеп чыккан бәхәсле хәлләрне чишү юлларын тәкъдим иттеләр.
Чара ахырында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатма биреп, брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати белешмәләр таратылды.