«Меридиан» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары уздырылды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Нурлат шәһәренең «Меридиан» кибете сатучылары өчен семинар-уку үткәрделәр. Чара барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товар сату кагыйдәләре аңлатылды.

Моннан тыш, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү тәртибе турында мәгълүмат җиткерелде. Сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуына төп басым ясалды.

Сатучылар белән әңгәмә вакытында сәүдә челтәренә китерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, социаль әһәмияткә ия товарларга бәяләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International