Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече белән берлектә Александровка авылында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан гражданнарны күчмә кабул итү һәм Совхозно-Галактионовский авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрде.
Территориаль орган башлыгы Башкарма комитет белгечләренә һәм авыл халкына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарындагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде. «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын бәян итте, алга таба Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләрне дә тикшерделәр.
Күчмә кабул итү барышында гражданнарга тиешле сыйфатта булмаган товарлар сатып алу, хезмәт күрсәткәндә җитешсезлекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучының товар җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары аңлатылды.
Гражданнарны күчмә кабул итү тәмамланганнан соң, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырылды, чөнки «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 44 статьясы җирле үзидарә органнары тарафыннан кулланучылар хокукларын яклауны күздә тота.
Күчмә чаралар барышында Александровка авылында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тапшырылды.