Ашык намуслы халык, сине ярминкә чакыра!

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

2023 елның 25 февралендә Тәтеш шәһәрендәге район мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнашты.

Бәйрәмдә шәһәрнең барлык белем бирү оешмалары да актив катнашты: матур итеп бизәлгән палаткаларда кунакларны кайнар чәй һәм бал, варенье һәм куертылган сөт белән сыйладылар.

Традиция буенча ярминкә азагында иң яхшы сәүдә рәтенә район конкурсы үткәрелде.

Ярминкәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Елена Сазонова катнашты. Шәһәр һәм район халкы кирәкле товарларны сатып алып кына калмыйча, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация дә ала алды.

Сатучыларга сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру мәсьәләләрен хәл иткәндә якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы тәкъдимнәр бирелде, шулай ук продуктларны саклау температурасы режимын һәм яраклылык срогын игътибарда тотарга тәкъдим иттеләр.

Чара барышында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды. Әлеге белешмәлекләрдәге мәгълүмат тар юнәлешкә ия, бу кулланучыга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзен кызыксындырган сорауга җавап алырга һәм аны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International