2023 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8 сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Кулланучылар белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырдылар.
Укучыларга Чистай районында һәм Чистай шәһәрендә Кулланучылар хокукларын яклау белән шөгыльләнүче оешмалар эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законының кайбер нигезләмәләре, ваклап сату - алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре һәм «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы каралды.
Укучыларның үтенече буенча «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының дистанцион ысул белән товарлар сатып алуны регламентлаучы 26.1 статьясына җентекләп тукталдылар. Бу норманың азык-төлек булмаган сыйфатлы товарларны кире кайтару вакытында гадәти сатудан шактый аермалары турында сөйләделәр.
Мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада турында сөйләделәр. Киләсе уку елында олимпиадада актив катнашырга тәкъдим иттеләр. Балалар кызыксыну күрсәттеләр, сораулар бирә башладылар.
Укучыларга мөстәкыйль өйрәнү өчен кулланучылар хокукларын яклау темасына төрле буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары тапшырылды. Чара дәвамында кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.