Хокукый белем дәресе үтте

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Саба муниципаль районы Килдебәк урта мәктәбе укучылары белән куллану белемен күтәрү буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Дәрестә 9-10 сыйныф укучылары, мәктәп мөдире, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары катнашты.

Дәреснең максаты - балаларны «Кулланучы хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре һәм сәүдә кагыйдәләре белән таныштыру. Чара барышында түбәндәге мәгълүмат җиткерелде:

- законнарның төп терминнары;

- товарда җитешсезлек булса, нишләргә;

- техник яктан катлаулы товарлар исемлеге;

- сыйфатлы товар алмашканда нәрсәне истә тотарга кирәк;

- кире кайтарып яки алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге;

- кулланучының сыйфатсыз товарларга карата таләпләр кую сроклары;

- финанс грамоталылыгы турында;

- дистанцион сәүдә турында;

- «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада турында.

Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.

Лекция мавыктыргыч формада узды, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча буклетлар һәм мәгълүмат материаллары тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International