«Балкыш»та очрашу узды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районының «Балкыш «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДАССОда бу үзәктә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара уздырылды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үткәрде.

Хәзер кулланучылар  онлайн кибетләр аша товар сатып алуга өстенлек бирә һәм үзләрен һәм акчаларын ничек сакларга кирәклеген белмичә төрле хезмәтләр өчен түлиләр. Шуңа күрә тыңлаучыларга финанс белеме буенча мәгълүмат җиткерелде. Территориаль орган практикасыннан мисаллар нигезендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Кулланучылар көн саен очраша торган иң актуаль проблемалар күтәрелде. Шулай ук, әйтик, азык-төлек, техник яктан катлаулы товарлар, аяк киеме, дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм башка дефектлы товарлар сатып алынса яки сыйфатсыз медицина һәм башка хезмәтләр күрсәтелсә, кулланучының сыйфатлы товарга алмашу хокукы, интернет сатып алулар турында нәрсәләрне белү таләп ителүе турында да сүз барды. Килгән барлык сорауларга тулы җаваплар бирелде.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы координаталары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар таратылды.

Тыңлаучылар хезмәткәркә мондый танып белү мәгълүматы өчен рәхмәт белдерделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International