Яр Чаллы шәһәренең «Перекресток» сәүдә үзәгенә килүчеләр өчен мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар тарату буенча акция уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Впрок», «Зоотовары», «Планета» кибетләре хезмәткәрләре һәм сатып алучылары белән дә очраштылар.
Белгечләр сәүдә нокталары җитәкчеләренә һәм сатучыларга гамәлдәге законнарны аңлаттылар һәм кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга җавап бирделәр. Чарада катнашучыларның һәркайсы үз соравына консультация алу һәм квалификацияле җавап алу мөмкинлегенә ия булды, Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линиясе телефон эше турында мәгълүмат бирелде: (88552) 71-43-03. Чара барышында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән төрле буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы саны таратылды.