Казан шәһәренең Үзәк китапханәләр системасында кизү тордылар

2023 елның 3 марты, җомга

2023 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Казан шәһәре Үзәк китапханәләр системасы» МБУдә шәһәр халкының кулланучылар белемен һәм мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән кизү тору үткәрде.

Белгечләр консультациясе - сатучы һәм сатып алучы арасында килеп чыккан проблемалы хәлләрне урынында оператив чишүгә багышланган иде.

Кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре.

Чара информацион материал өләшү белән үрелеп барды: брошюралар һәм буклетлар рәвешендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль темалар буенча гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, буклетлар тарату халык белән мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәле формасы булып тора. Белешмә-мәгълүмат материаллары тар юнәлешкә ия, тәкъдим итү һәм белешмә характерга ия, кулланучыга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле мәгълүматны алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International