Яшь рәссамнар белән очрашу

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

2023 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина «Муза» сәнгать студиясендә яшь рәссамнар өчен кулланучылар белеме буенча дәрес үткәрде.

Кулланучының хокукларын белү һәркемгә товарларның сыйфаты, аларның сәламәтлек, торак, табигать өчен куркынычсызлыгы проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә, базар мөнәсәбәтләренең нормаль формалашуына ярдәм итә. Кулланучылар белеме сорауларын олы тормышка чыкканчы кичектереп булмый. Алынган белемнәр кулланучылар кыйммәтләре системасын үстерергә ярдәм итәчәк. Кулланучы, хәтта кечкенә кеше дә, авыр ситуацияләрдә үзен яклый белергә тиеш, ә моның өчен дәүләт тарафыннан бирелгән хокукларны белергә кирәк.

Очрашу кысаларында балалар арасында иң зур кызыксыну уята торган товарларны сату-алу мәсьәләләренә, шулай ук кулланучы була ала торган төрле ситуацияләрдә дөрес куллану тәртибенә һәм әлеге вәзгыятьне ничек хәл итәргә мөмкин булуына аерым игътибар бирелде. Очрашу барышында түбәндәге төшенчәләр аңлатылды: кулланучы, башкаручы, сатучы һәм кулланучыларның төп хокуклары, товардагы җитешсезлекләр килеп чыкканда, сыйфатлы товарны алыштырганда, товарлардагы мәгълүмат, яраклылык вакыты, дистанцион сәүдә һ.б. турында мисаллар белән аңлатылды. Балалар уңышсыз сатып алуларга бәйле булган үз очраклары белән уртаклаштылар.

Барлык катнашучылар да күңелле тәэсирләр, файдалы брошюралар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International