Әтнә районы Кушар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен хокукый белем дәресе үткәрелде

2023 елның 7 марты, сишәмбе

2023 елның 06 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Әтнә муниципаль районының Кушар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 7-9 сыйныф укучыларын Кулланучылар хокукларын яклау тематикасы белән таныштыру буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Дәресне Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Зөһрә Гыйльметдинова һәм Гөлүсә Дәүләтшина үткәрде.

Дәреснең максаты: укучыларны Кулланучылар хокуклары турында алган белемнәрен гамәлдә кулланырга өйрәтү, үз гражданлык хокуклары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге бурычлары турында белем алуга, логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итү.

Мондый дәресләр укучыларны кулланучыларның төп хокуклары белән таныштыра: мәгълүмат, сыйфат, тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү хокукы, сыйфатсыз товарлар һәм хезмәтләр китергән зыянны каплау хокукы. Суд практикасыннан мөрәҗәгатьләрнең аерым моментлары каралды.

Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасы турында мәгълүмат бирелде һәм аны үткәрү тәртибе аңлатылды.

Белемнәрен тирәнәйтү өчен дәрес ахырында укучыларга кулланучылар өчен файдалы белешмәләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International