Белгечләр «Забота» пансионатында

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш шәһәренең «Забота» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ял итүчеләре белән чара үткәрделәр.

Һәр 20 көн саен кунакчыл Үзәк өлкән буын ял итүчеләргә үз ишекләрен ача, анда Мамадыш муниципаль районы халкы сәламәтлекләрен ныгыта.

Белгечләр айга бер тапкыр үзәкнең ял итүчеләре белән очрашалар, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга лекцияләр, әңгәмәләр үткәрәләр, шәхси консультацияләр оештыралар һәм дәгъва хатларын төзүдә ярдәм күрсәтәләр. Әлеге очрашуда катнашучыларга «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне» бәйрәме турында сөйләделәр. Экологик чиста товарларга һәм хезмәтләргә күчүнең өстенлекләре турында сүз барды.

Һәр чарада белгечләр ял итүчеләрне РФнең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьялары белән таныштыралар, мисалларда төрле ситуацияләрне тикшерәләр һәм хәл итүнең оптималь юлларын табалар.

Тыңлаучылар һәрвакыт бик игътибарлы, актив, сорауларны тикшергәндә һәркем үзе өчен мөһим һәм файдалы мәгълүмат ишетә алды.

Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр тәкъдим ителде.

Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны эше турында мәгълүмат алдылар: 8(8552) 71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International