Татарстан Республикасында ел саен миллионлаган квадрат метрлы торак сафка кертелә, меңләгән гаилә яңа фатирларга күчеп, яңа йортларда бәйрәм итә. Әлбәттә, күпләр шунда ук, озакка сузмыйча, яңа йортларын төзекләндерергә тели. Моның өчен кешеләр кирәкле җиһазлар, төзелеш материаллары, көнкүреш әйберләре һ. б. сатып алу өчен төрле кибетләргә, төзелеш базарларына йөгерәләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында гражданнарны мәгълүматлаштыруга һәм консультацияләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның актуаль аспектларын аңлату, халыкның төрле төркемнәре арасында кулланучыларга практик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
09.03.2023 көнне «Леруа Мерлен» сәүдә үзәгенә килүчеләр өчен чаралар уздырылды.
Кулланучылар үз хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, үз эченә актуаль темалар алган Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.