Укучыларга кулланучылар хокуклары турында

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

2023 елның 09 мартында Арча муниципаль районының Өчиле урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын өйрәнәбез», «Рациональ кулланучы» темаларына сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина үткәрде.

Дәрес башында укучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге белән таныштылар. Балаларга «Кулланучылар хокукларын яклау көне»н булдыру тарихы, бәйрәм девизы, кулланучы хокуклары, товарны алыштыру хокукы шартлары, озак файдалану товарлары һәм тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге турында мәгълүмат җиткерелде һәм «хезмәт срогы», «яраклылык срогы», «гарантия срогы» кебек төшенчәләрнең асылы аңлатылды. Мисаллар буларак, каралган мөрәҗәгатьләр практикасыннан тормыш ситуацияләре тикшерелде. Олимпиада, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә уздырыла торган дегустацияләр турында мәгълүмат бирелде.

Яшь буынның кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар белән бәйле белем алуда кызыксынуы шатландыра, бу аларның сораулары буенча аңлашыла. Чара ахырында кулланучылар өчен мәгълүмат белән брошюралар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының чираттагы саны таратылды һәм анкета үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International