Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, товарларны һәм хезмәтләрне җаваплы куллану принципларын үтәүгә, хокукый грамоталылыкны һәм хокук аңын үстерүгә, укучыларның дөрес куллану тәртибен практик күнекмәләрен формалаштыруга, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыруга, шулай ук Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан игътибарны җәлеп итү максатларында, Түбән Каманың 36 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәрес үткәрде. Чара кулланучы һәм сатучы төшенчәсен, «кулланучы» төшенчәсенең барлыкка килү тарихын, аның товарга хокукларын, гарантия срокларын аңлатудан башланды.
Мәктәп укучылары теманы тикшерүдә актив катнаштылар, белгечнең сорауларына җавап бирделәр һәм үз җавапларында ялгышырга оялмадылар. Укучыларның берсе сорау бирде:
- Онлайн-кибет аша джедайның якты кылычы сатып алынды. Товарга гарантия бер айга билгеләнгән. Кыска вакыт эчендә, әмма гарантия вакытында, төзексезлек килеп чыга - кылыч балкып торудан туктый. Мәктәп укучысы сатучы белән хат алыша башлый, ул сатып алучыга экспертиза үткәрүне йөкли. Сатучы хаклымы?
Хәл җентекләп аңлатылды: гарантия срогы дәвамында товарны экспертизалау, анда төзексезлек ачыкланса, сатучыга йөкләнә.
Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне темасы - «Экологик чиста энергия һәм продукция куллануга күчү аша кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү». Шуңа бәйле рәвештә, укучыларга сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде:
- Азык-төлек кеше сәламәтлегенә тәэсир итәме?
- Товарларны алга таба эшкәртү мөмкинлеген исәпкә аласызмы? Сораштыруда катнашучыларның 80 проценты кулланылган продуктлар сәламәтлеккә тәэсир итә, дип саный, ә укучыларның 90 проценты продуктларны сайлаганда товарларны алга таба эшкәртү кирәклеген исәпкә алмый икән.