Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү турында

2023 елның 10 марты, җомга

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне декадасын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Менделеевские новости» газетасы редакциясендә булдылар.

Язгы бәйрәм көннәре алдыннан «Менделеевские новости» җирле район басмасына язылу рәсмиләштерелде. Журналистлар өчен «Кулланучылар өчен белешмә» мәгълүмати буклетлар тарату буенча акция үткәрелде.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре җирле басмаларга ярдәм итәләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International