«Экологик чиста энергия һәм продукция куллануга күчү юлы белән кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү» девизы астында уза торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Олимп» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде.
Чара вакытында кулланучыларга нинди продуктларның экологик чиста булуы һәм чыннан да кыйммәтле продуктны сайлау өчен нәрсә белергә кирәклеге турында аңлатмалар бирелде.
Гражданнарга мөмкин кадәр органик продуктлар гына сатып алырга киңәш ителә, аларны сайлау өчен төп критерий - сертификат булырга тиеш. Органик продукт сертификаты булу бөтен җитештерү процессы кулланылган чаралар һәм эшкәртү ысуллары өчен җентекләп тикшерелгән дигән сүз. Экологик сертификатлы органик продуктлар химия, тәм көчәйткечләре яки үсеш тизләткечләре кулланмыйча ясала. Аларны булдыру процессында терлекчелекнең яки үсемлекчелекнең традицион ысуллары гына кулланыла.
Консультация вакытында кулланучыларга шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе аңлатылды. Гражданнарга, проблемалар килеп чыккан очракта, закон нигезендә билгеләнгән таләпләрне сатучыга ике экземплярда дәгъва төзү юлы белән язма рәвештә күрсәтергә киңәш ителә.
Чара барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар таратылды.