2023 елның 09 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Кадрия Галиева һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгече Айгөл Сабитова «М.П. Панарина исемендәге Кырым-Сарай урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә кулланучылар хокукларын яклау темасына лекция үткәрделәр.
Укучыларны аларның хокуклары белән таныштырдылар, дәгъваларны бирү тәртибе һәм карау сроклары, судка дәгъва гаризаларын бирү тәртибе каралды, тормыштан мисаллар китерелде. Шулай ук ел саен үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы турында мәгълүмат бирелде һәм аны үткәрү тәртибе аңлатылды. Әлеге олимпиадада катнашкан өчен җәмгыять белеме укытучысы Елена Ибраһимова һәм 8 сыйныф укучысы Арина Казакова бүләкләнде.
Чара ахырында мәктәп укучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына кулланучылар буларак үз хокукларын якларга ярдәм итәчәк белешмәлекләр таратылды.