2023 елның 10 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Кукмара районының Олы Сәрдек авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече эксперте Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Очрашу барышында алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларга җаваплар бирелде. Шкнда ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде.
Чара кысаларында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында. Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.