Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге гражданнарны мәгълүматлаштыруга һәм консультацияләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрүне планлаштыра.
10.03.2023 көнне бүлек хезмәткәрләре тарафыннан «Лента» гипермаркетында (Адоратский ур., 21) чаралар үткәрелде.
Чарада катнашучыларга товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта шикаятьләр бирү тәртибе аңлатылды, аларны карау вакыты турында сөйләделәр.
Моннан тыш, кулланучыларга актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды, аларда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре килеп чыккан очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бар.