Балтач районы Смаил авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Смаил авылында чираттагы гражданнарны күчмә кабул иттеләр. Кабул итү алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уздырылды.

Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителә. Очрашу барышында товарларның сыйфаты, шулай ук алкоголь базары мәсьәләләре тикшерелде. Барлык сорауларга да эшмәкәрләр һәм авыл халкы эчтәлекле җаваплар алды.

Очрашу ахырында авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен семинар үткәрелде. Катнашучылар оештыручыларга кабул итүләре, файдалы мәгълүмат җиткергәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм авыл халкының мондый чараларга мохтаҗ булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International