«Азамат» ҖЧҖ кибетендә семинар уздырдык

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Азамат» ҖЧҖ (Балтач районы) кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән расланырга тиешлеге, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге, теге яки бу хокук бозулар өчен җаваплылык, тикшерүләр үткәргәндә хуҗалык итүче субъектның хокуклары турында аңлатмалар бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен күчмә кабул итүләр вакытында үткәрелгән очрашуларның мондый форматы инде традицион чарага әверелде.

Чара мәгълүмат материаллары тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International