Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Новошешминск авылының күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырылды.
Гражданнарга товарлар сату һәм хезмәт күрсәтү вакытында гамәлдәге закон нормаларын куллану мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнары нигезләре, хуҗалык итүче субъектларга дәгъваларны юнәлтү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды.
Кулланучылар булачак бәйрәм турында мәгълүмат алдылар, азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән сәүдә итү өлкәсендә, шул исәптән интернет-кибетләр аша товарлар сату мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Һәр конкрет ситуациядә гражданнарга аларның хокуклары Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы ярашлы рәвештә аңлатылды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны укыту кулланучыларга товарлар һәм хезмәтләр базарында үзләрен ышанычлырак хис итәргә, товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр заказына җентекләбрәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә, бәхәсле хәлләр килеп чыкканда гражданнарны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәрә.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы брошюралар, белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары таратылды.