Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен өйрәнү, хокукый культураны формалаштыру һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең эшен активлаштыру максатларында бу юнәлештә укучылар арасында мәгърифәтчелек эше алып барыла.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан «Яңа Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 1 сыйныф укучылары белән очрашу оештырылды.
Укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Укучыларны Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, «Экологик чиста энергиягә һәм продукциягә күчү юлы белән кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү» темасына багышланган мәсьәләне җентекләп карадылар. Укучылар белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын белү буенча викторина үткәрелде.
Очрашу ахырында югарыда күрсәтелгән тематика буенча төрле файдалы буклетлар таратылды.