Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге белгечләре федераль челтәрләр кибетләрендә хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар үткәрделәр.
Кулланучылар хокукларын яклау - сатучыларны яхшырак эшләргә этәрүче корал. Кулланучылар базарында товарларга һәм хезмәтләргә грамоталы таләпләр куючы, намуссыз сатучыларга һәм башкаручыларга, сыйфатсыз товарларга һәм хезмәтләргә килешмәүче таләпчән кулланучыны тәрбияләмичә, нәтиҗәле куллану базарын үстерү мөмкин түгел.
Чарада катнашучылар белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон нигезләрен карадылар, аерым алганда, хөкүмәтнең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләренә кагылдылар.
Сәүдә кагыйдәләрендә дистанцион һәм комиссияле сәүдә, товарларны интернет аша сату үзенчәлекләре язылган. Чара ахырында барлык катнашучыларга да күзаллауларын киңәйтү өчен тематик буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы таратылды.